русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

10.08.2010

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның Изге Рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

                             Кадерле дин кардәшләрем!

     Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

 

Бу көннәрдә җир шарындагы барлык мөселманнар да шатлыклы һәм түземсезлек белән көтеп алынган вакыйга – Изге Рамазанны, ураза вакытын, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну аен каршыларга әзерләнә.

Бу айда безнең һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ышана, кылган хаталарны гафу итүне сорый. Шуны аңлау мәслихәт, Рамазанның һәр минуты кыйммәт һәм кадерле, димәк без,  Аллаһ алдында бар җаваплылыкны тоеп яшәргә, кылган гамәлләребезнең асылын аңларга тиешбез. Онытмыйк, һәр кылган изге эшебезгә Ходайның бүләге бик күп мәртәбәгә арта гына барыр.

Быел көтеп алынган аебыз безнең ил өчен бик катлаулы көннәргә туры килде: гаять зур корылык, аңа бәйле рәвештә килеп туган афәтләр күпләребезнең  тормышын катлауландырды. Әмма болар да күңел төшенкелегенә бирелергә сәбәп түгел, бит чин диндарлар тормышның катлаулы сынаулардан торганын яхшы аңлый. Шундый сынаулар аша без тагын да зирәк, нык була барабыз, яшәүнең мәгънәсен киңрәк аңлый башлыйбыз.

Рухи бушлык һәм динсезлек, әхлаксызлыкка караганда матди кризис әллә ни куркыныч түгел. Законсызлык һәм башбаштаклык идарә иткән җәмгыятьтә цивилизацияләрнең матди кыйммәте үзенең асыл мәгънәсен югалта, ә инде кеше үзенең бу җиргә ни өчен килгәнлеген аңламавы гадәти бер нормага кереп бара.

Шуңа да без Аллаһы Тәгаләдән киләчәк яраткан Изгелек һәм Мәрхәмәт аенда безләрне ярлыкавын, гөнаһларыбызны кичерүен, рәхим-шәфкатен, шулай ук сынауларда тынычлык һәм түземлек насыйп итүне сорыйбыз.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән, мөхтәрәм ватандашларыбыз, дин-кардәшләребез, Сезләрне изге Рамазан ае башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм! Мин, һәммәбезгә дә Аллаһы Тәгаләнең изге теләкләрендә булуын телим! Раббыбыздан, безгә, барчабызга, барлык халыкларга да тынычлык,  һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, һәр йортка иминлек, иркен тормыш бүләк итүен сорыйм. Амин.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.