русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

02.08.2010

Әлмәт имамнары милиция белән берлектә җинаятьчелеккә каршы көрәшә

Әлмәт каласы эчке эшләр идарәсендә район имамнары катнашында киңәшмә узды. Очрашуның максаты – шәһәр һәм район яшьләре белән очрашу, алар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча имамнар белән хезмәттәшлек итүне җайга салу.

Сергей Тарасов хәбәр иткәнчә, соңгы ярты елда Әлмәт муниципаль районы җирлегендә 1174 җинаять кылынган, шуның 234 – авыр, 13 – үтереш, явызларча һөҗүм итү буенча 15 факт, 5 көчләү, 442 урлау факты, 102 талау һәм 173 җинаять аракы эчеп кылынган. 29 кеше исә хәмер эчеп якты дөнья белән хушлашкан.

Аек тормыш рәвешенә чакыру эчке эшләр органнары һәм дин әһелләре ягыннан да яңгырады. Якынлашып килүче изге Рамазан ае исә спиртлы эчемлекләр куллануга тагын бер чик. Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәхибҗанов белгеләп үткәнчә, яшьләр дин белән кызыксына һәм алар белән дөрес эшли белергә генә кирәк. Очрашу барышында хокук сакчылары белән дин әһелләре бу юнәлештә бергәләшеп хезмәттәшлек итәргә килештеләр.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.