русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә абитуриентлар кабул итү бара

02.08.2010

Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман  мәдрәсәсендә абитуриентлар өчен уку-укыту лагеры эшли һәм аны тәмамлаучылар беренче курска кабул ителә. Мәдрәсә директоры сүзләренә караганда, быел 15 кешегә шушы югары дини уку йортында белем эстәү бәхете елмаерга мөмкин. Мәдрәсәгә иң тырышлар һәм активлар, дин юлын чын күңелдән сайлаганнар гына кабул ителә. Аларның исемнәре исә 8 августта мәгълүм булачак.

Әлеге мәдрәсә имам-хатыйблар әзерләү белән бергә, тәңгәл рәвештә умартачы белгечлеге дә бирә. Бу дини белем бирү йортында нигездә Татарстан районнарыннан килеп укыйлар.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.