русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

02.08.2010

ТР мөфтие “Сөләйман” мәчетенең укыту бүлеге мөдиренә ТР ДНнең Рәхмәт хатын тапшырды

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый “Сөләйман” мәчетенең укыту бүлеге мөдире Мәликә Гыйлметдиновага ТР ДНнең Рәхмәт хатын тапшырды

Госман хәзрәт мәчет каршында берничә ел дәвамында педагогик һәм хәйрия эшчәнлеге алып барган Мәликә ханымның эшен югары бәяләде һәи ислам диненә лаеклы хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде. “Бүген сезнең эшчәнлегегез гаять кирәкле һәм актуаль. Күрмәүчеләр, инвалидлар һәм ишетмәүчеләр турында шулай кайгыртуыгыз башкалар өчен дә үрнәк булырга тиеш” – дип ассызыклады республика мөфтие.

Мәликә ханым сукырлар һәм чукракларны укыту буенча танылган белгеч санала. Өч ел элек ул ишарәләр ярдәмендә телне укыту буенча махсус курслар үтте һәм танылган исламият белгечләре китаплары буенча  ишетмәүчеләр өчен  “Ислам нигезләре” курсын укытуның махсус методикасын эшләде. Аны Татарстан мөселманнары яхшы белә һәм хөрмәт итә, авыр хезмәтендә уңышлар тели һәм ул башкарган киңкырлы эшчәнлеккә соклана.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.