русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

15.06.2010

19 июньдә - Изге Болгар җыены

 Быел 19 июньдә республиканың Спас районы җирлегендә урнашкан Болгар шәһәрчегендә Изге Болгар җыены уза. Быел бу чара Ислам кабул итүнең 1121 еллыгына багышлана.
Болгар җыенын оештыруда Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинеты к
аршындагы Дин эшләре буенча идарә катнаша.
Билгеле булганча, Изге Болгар җыены болгарларның Ислам динен рәсми төстә кабул итүе уңаеннан уздырыла. Әлеге истәлекле дата 1989 елдан бирле билгеләп үтелә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, 19 июньдә Болгарда яңа мәчет нигезенә таш салу, Кече манара янында чаралар, аннан соң өйлә намазын уку көтелә.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-ядкәрлеге базасында шулай ук 19-21 июнь көннәрендә борынгы болгарлар тарихын өйрәнү буенча халыкара фәнни форум уза. Форумда борынгы болгарларның материаль һәм рухи мәдәнияты, аларның килеп чыгышы, үсеше һәм тышкы элемтәләре белән бәйле мәсьәләләр каралачак. Анда Украина, Болгария, Венгрия, Израильнең Россиядәге рәсми вәкилләренең катнашуы көтелә.
Быел Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен мәчетләрдән автобуслар оештырыла. Шулай ук Казан шәһәре мэриясе дә җыенда катнашырга чакыра.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.