русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

11.06.2010

Икенче Халыкара ислам бизнесы һәм финансы саммитының матбугат конфренциясе

Агымдагы елның 16 июнендә Мәскәүдә Россиянең “Новости” мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә ислам бизнесы һәм финансын үстерү буенча коммерция максатында булмаган фонд Президенты Линар Якупов матбугат конференциясе уздыра. Бу очрашу Казанда 28-29 июнь көннәрендә үтәчәк ислам бизнесы һәм финансы Икенче халыкара саммиты алдыннан оештырыла.

Журналистларга Саммитка әзерлек, чараның программасы, мәгълүмати проектлар һәм шушы өлкәдәге көндәлек проблемалар хакында сөйләячәкләр.

Ислам бизнесы һәм финаслары буенча Беренче Халыкара Саммит бер ел элек узган иде һәм ул чара ислам финансы үсеше тарихында бик вакытлы һәм уңай вакыйга булды. Алдагы халыкара чарада Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш, Европа, БДБ илләре һәм Россиядән 500 ләп вәкил катнашыр дип көтелә.        KAZANSUMMIT Инвестицон форумына Ислам Банкы Үсеше төркеме илләре инвесторлары, бөтен дөньядан банкирлар һәм эшмәкәрләр киләчәк. Казанда оештырылачак Стратегик форумның мактаулы спикерлары, алар – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Малайзиянең экс-премьер Министры Махатхир Мөхәммәт, Лордар (Бөекбритания) Палатасы әгъзасы Лорд Нәзир Әхмәд һәм башкалар.  

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.