русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

11.06.2010

ТР Диния нәзарәтендә ислам мәдәнияты буенча уку әсбапларын тәкъдир иттеләр

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә, күптән түгел Казанда ислам мәдәнияты тематикасы буенча нәшер ителгән берничә уку әсбабын тәкъдир итү булды. Биредә катнашучылар Гөлфәния Фазлыеваның “Әхлак орлыклары” китабы белән таныштылар һәм бу басма хакында Балтач районының Смәел балалар бакчасы мөдире Зөлхәбирә Маннапова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, күп кенә әти-әниләр үзләренең нарасыйларын  конфессиональ мәдәнияткә таянып тәрбия алып барган балалар бакчасына бирергә омтыла. Китапта тәрбиянең күп кенә практик пролблемалары ачыла һәм басма 20 дәресне эченә алган. Икенче китап – “Әхлак дәресләре”н Балтач районының Шубан урта мәктәбендә әхлак нигезләрен укытучы мөгаллимә Әминә Мөхәммәтҗанова  тәкъдим итте. Аның фикере буенча, башка традицион диннәрдә дә ислам кыйммәтләренә нигезләнмәгән тәрбия – тәрбия түгел ул. Шушы дәресләрне алып барган елларда авылда эчке рухи мохит үзгәргән, төрле сүгенүләр бетүгә таба бара, хатын-кызлар арасында аракы эчү бөтенләй юкка чыккан. Әминә Мөхәммәтҗанова  республикада методик үзәк сыйфатында әхлак дерсләрен укытучыларның берлеген төзү зарурлыгын белдерде. Татарстанның Баш казые ассызыклаганча, дини тәрбияне бала чактан ук башларга кирәк.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.