русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

05.06.2010

Чистай мәчетендә спорт ярышлары узачак

6 июньдә Чистайда “Әнәс” мәчете ачылуның 1 еллыгы уңаеннан,төрле спорт төрләре – мини-футбол, шахмат, армреслинг буенча ярышлар оештырырга ниятлиләр. Мини – футбол буенча “Әнәс” мәчетенең күчмә кубогы уйнатыла.

Ярышларда катнашу өчен (84342)55760 или 89274021766 телефон номерлары аша язылырга мөмкин. Мәчетнең адресы: Чистай шәһәре, Мичурин урамы, 10 б йорт.

Сүз уңаеннан, “Әнәс” мәчете республикада иң алдынгылардан санала. Мәчет биләмәсендә заманча спорт мәйданчыгы корылган һәм анда спортның 4 төре буенча ярышлар үткәрү мөмкин. Шулай ук мәчеттә видеотрансляция системасы да эшли – төрле залларда 4 экран куелган һәа алардан төп залда барган чараларны күзәтергә була.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.