русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

01.06.2010

Вәлиулла Ягъкубның яңа китабы дөнья күрде

Казанда “Хаҗ һәм Гомрә. Мәккә-Мәдинә буенча юл күрсәткече. Хаҗ догалары”  исемле яңа китап дөнья күрде. Басманың авторы – Татарстан мөфтиенең көч структуралары белән үзара элемтәләр өчен җаваплы урынбасары Вәлиулла Ягъкуб.

Вәлиулла хәзрәтнең әлеге хезмәтендә хаҗ кылу йолалары гына түгел, Россия һәм Татарстанда хаҗ тарихы, Мәккә һәм Мәдинәдәге истәлекле урыннар турында тулы мәгълүматлар урын алган.

Китапның тагын бер өстенлеге – хаҗ кылу вакытында укылачак барлык догалар ачык һәм аңлаешлы итеп язылган. Догалар гарәп телендә, шулай ук хәзерге имляда бирелә һәм  тәрҗемәсе дә урнаштырылган. Китап матур бизәлешле һәм барлыгы 272 биттән тора.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.