русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

28.05.2010

Госман хәзрәт Исхакый мөселман журналистларының дини яңарышны яктыртуда зур эш башкаруларны билгеләп үтә

Кичә Казанда Азуресторанында журналистларның мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары өченче фестивале кысаларында оештырылганКаләмбәйгесенә йомгак ясадылар. Бүләкләүне ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый уздырды.
Ул бәйгенең уңышлы тәмамлануы белән котлап, мөселман журналистларының саны артуын билгеләп үтте. “Сез бик зур эш башкарасыз, без бу конкурсны ел саен уздырачакбыз. Сез Исламга зур файда китерәсез”, - диде мөфти.
Госман хәзрәт Исхакый бәйгенең 10 номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Аерым алганда, “Дөньяви массакүләм мәгълүмат чараларында мөселманнар турында иң яхшы материал” номинациясендә - “Молодежь Татарстана” газетасыннан Әлфия Ганиева, “Безнең гәҗит” газетасыннан Айзат Шәймәрдәнов, “Мәдәни җомга” газетасыннан Айгөл Ханова-Сафиуллина; “Мөселманнар турында иң яхшы телесюжет” номинациясендә – “Эфир” каналыннан Эльвира Шәрәфиева һәм “Чаллы ТВ” телекомпаниясеннән Гөлназ Әхмәтҗанова; “Мөселманнар турныда иң яхшы радиотапшыру” номинациясендә “Яңа гасыр” радиосының “Сөенче” тапшыруы җиңү яулады.
“Татарстанның иң яхшы мөселман басма массакүләм мәгълүмат чарасы” номинациясендә – “Тархан.biz” эшлекле газетасы һәм Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең “Мөселманнар” газетасы; “Дөньяви массакүләм мәгълүмат чараларында Ислам турында иң яхшы кушымта” номинациясендә – “Шәһри Казан” газетасының “Иманлы сүз” һәм Тукай районының “Якты юл” газетасының “Дин һә мәгыйшәт” кушымталары иң яхшы табылды.
Оештыручыларның махсус бүләге Буа районының “Байрак” газетасы хәбәрчесе Әминә Миңнуллинага тапшырылды.
“Мөселманнар турында иң яхшы телетапшыру” номинациясендә – “Нурлат” телекомпаниясе, “Мөселманнар турында иң яхшы документаль фильм “ номинациясендә “Гомернең өч туе” фильмы өчен Айназ Мөхәммәтҗанов һәм Әмир Гатауллин җиңде. “Мөселман журналистикасына керткән өлеше өчен” Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов бүләкләнде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.