русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

21.05.2010

Татарстанда тагын ике мәчет ачылды

Татарстанның Арча районында янә ике мәчет сафка басты. Аның берсе – Акчишмә, икенчесе – Ташкичү авылында. Аллаһ йортлары ачылу тантанасында ТР ДН рәисененң беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов һәм ТР ДН Аппараты җитәкчесе Ильяс Хәзрәт Җиһаншин катнашты.

Арча районының Акчишмә авылындагы гыйбәдәт кылучы 100 кешегә исәпләнгән яңа таш мәчет “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Шәфигулла Лотфуллинның хәйрия ярдәме белән төзелгән. Тантанада аңа рухи кыйммәтләребезне кайтару һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Татарстан мөфтие исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Җомга намазы алдынан исә Ташкичү авылында төзекләндерүдән соң ике катлы таш мәчетне ачтылар. Бу тарихи һәйкәл  танылган мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни исеме белән бәйле. Биредә аның әтисе имам булып торган һәм ул үзе дә шул мәдрәсәдә белем алган. Әлеге тантаналы чараларда дин әһелләре һәм ТР ДН вәкилләреннән тыш, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, шулай ук “Арча районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Алмас Нәзиров катнашты. Район хакименә шулай ук мөфтинең Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Тантаналардан соң Илдус хәзрәт җомга вәгазен сөйләде һәм соңыннан төшке аш үткәрелде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.