русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

“Әхлак дәресләре” дип аталган китап дөнья күрде

18.05.2010

Татарстанның Балтач районы мәктәпләре мөгаллимнәре әзерләгән Әхлак дәресләре” исемле яңа китап дөнья күрде.  “Иман” нәшриятында чыккан бу басмада  укытучыларыныңӘхлак” фәне өчен эшләнгән 23 эшкәртмәсе кергән.
Китап Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Бала һәм рухи тәрбия” дигән кереш сүзе белән ачыла. Әсбап тулысынча диярлек татар телендә басылган, бары тик бер дәрес кенә рус телендә бирелә.
Билгеле булганча, Балтач районында
әлеге предмет 1998 елдан бирле укытылып килә. Хәзерге вакытта бу предмет буенча районның 20 мәктәбендә 1831 укучы белем ала.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.