русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

12.05.2010

Татарстан мөфтие Грозныйда халыкара ислам форумында катнаша

Грозныйда “Ислам – тынычлык һәм бердәмлек дине” темасы буенча халыкара тынычлык форумы ачылды. Бу – Чечен Республикасында инде өченче тапкыр үтүче халыкара чара. Оештыручылары – Чечен Республикасы Диния нәзарәте һәм Әхмәд-хаҗи Кадыров исемендәге төбәкара иҗтимагый фонды. Форум эшендә Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да катнаша.

Утырышның пленар өлеше 12 майда үтте. Форум эшендә Иордания, Ливия, Ливан, Бөекбритания, Сурия, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Украина, Белоруссия, Австрия, АКШ, Казахстан, Таҗикстан, Польша, Индонезия, Кувейт, Согуд Гәрабстаны, Мавритина, Мисыр, Израиль, Бельгия, Иордания, Катар, Марокко, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Чад Республикасы, Сенегал, Уругвай кебек ил һәм дәүләтләрдән төрле дин һәм конфессия вәкилләре, барлыгы 137 вәкил катнаша.

Җыенның  темалары: “ Глобальлләшү процессы шартларында мөселман дөньясы”., “Хәзерге заман дәүләтләре һәм дини оешмалары: хезмәттәшлекнең формалары һәм юллары”.; “Россиядә традицион мөселман мәдәнияте”; “Россия һәм мөселман дөньясының хезмәттәшлек формалары; “Россиядә конфессиара диалог һәм башка мәсьәләләр. Форум ике көн дәвам итә һәм аның нәтиҗәләре буенча махсус җыентык чыгарылачак.

Чечняда беренче тапкыр халыкара тынычлык форумы  2007 елны оештырылган иде. Ул Чечен Республикасының элеккеге Президенты Әхмәд Кадыров истәлегенә багышланды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.