русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

12.05.2010

Казанда гарәп-израиль каршылыгы турында фикер алышалар

2010 елның 14-15 май көннәрендә Лобачевский исемендәге фәнни китапханә Конференц-залында ( Кремль урамы, 35 йорт, 1 кат) “Гарәп-израиль каршылыгы һәм аны көйләүдә Россиянең роле” темасы буенча халыкара фәнни-гамәли симпозиум узачак.

Ул 13.30 минутта башлана һәм анда Россия, Израиль, Фәластин, АКШ, Әзербәйҗан, Украина, Көньяк Осетия, Белоруссиядән 80 ләп вәкил катнашыр дип көтелә.

Әлеге халыкара симпозиумның максаты – төрле илләрдәге галимнәр, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләренең гарәп-израиль проблемаларын,  бу юнәлештә Россиянең халыкара мөнәсәбәтләрнең субъекты булуы аңлаулары бер фикергә килүләре.

Оештыручылар симпозиумның гамәли файдасына исәр тоталар, ягъни чарада катнашучылар гарәп-израиль каршылыкларыннан чыгу юлын һәм мондый конфликтны уңай хәл итүдә Россиянең ролен билгеләрләр дип ниятләнә.

Симпозиум ачылышында Фәластин дәүләтенең Россиядәге Илчесе Фәед Мостафа, ТР Президентының тышкы элемтәләр Департаменты директоры Тимур Акулов. ТР Баш мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, ТР Баш раввины Иц-хок Горелик, Россия ислам институты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин, 1 нче канал телевизион алып баручысы Максим Щевченко, Россия фәннәр академиясенең көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре, Россия һәм чит ил вузлары вәкилләре катнашачак.

Симпозиумның оештыручысы – Казан (Идел буе) федераль университетының халыкара тикшеренүләр һәм Ауразия үзәге.

Тел/факс - +7(843) 292-05-73

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.