русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

12.05.2010

Мөфтияттә ТР Диния нәзарәте Голәмәләр Шурасының беренче утырышы үтте

Бүген Казанда ТР ДН  Голәмәләр Шурасының тәүге утырышы узды. Ул Голәмәләр Шурасы рәисе – Россия Ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рөстәм Батров рәислегендә үтте. Утырышны тантаналы рәвештә ТР Диния нәзарәте рәисе һәм мөфтинең беренче урынбасары Илдус хәзрәт ФӘЕЗОВ ачты һәм ул үзенең кереш сүзендә Голәмәләр Шурасының яңа составына уңышлар теләде, шулай ук республика мөселманнары өчен ТР ДНнең әлеге органының әһәмиятенә тагын бер кат басым ясады.

Оештыру төсмерендәге әлеге беренче утырышта еллык эш планы кабул итү буенча фикер алышынды һәм китапларга тикшерү үткәрү өлкәсендәге эшчәнлекне кертү мәсьәләсе күтәрелде.

ТР ДН Голәмәләр Шурасы составында 16 кеше, алар Татарстанның дини берлекләре вәкилләре, галимнәр һәм мәдрәсә җитәкчеләре.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.