русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

11.05.2010

Казанда мөселман мәгълүмат чараларының III фестивале узачак

27-28 майда Казанда мөселман мәгълүмат чараларының III фестивале уздырыла. Аны ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү Фонды белән берлектә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырачак.

Фестиваль кысаларында «Мөселман журналистларының Икенче гомумроссия конференциясе»н үткәрү ниятләнә һәм анда Россиянең төрле төбәкләреннән әйдәп баручы мөселман журналистлары җыелачак. Шулай ук мөселман журналистлары арасында 10 номинация буенча «Каләм» конкурсы, аналитик һәм хәбәри журналистика буенча мастер-класслар булыр дип көтелә.

Мәгълүмати партнер – массакүләм коммуникацияләр буенча “Татмедиа” агентлыгы.

                                      Мөселман ММЧның “Каләм” Өченче конкурсы

                                                        нигезләмәсе

                                              27 – 28 май 2010

 

 

Конкурсны гамәлгә куючылар:

Ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү Фонды теләктәшлегендә  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

 

 

Гомуми нигезләмәләр:

1.                            Мөселман ММЧның Өченче конкурсын үткәрүнең максаты – Россиядә мөселман журналистларына профессиональ яктан үсәргә ярдәм итү, тәҗрибә уртаклашу, таланты каләм осталарын һәм иң яхшы ММЧын табу һәм аларны бүләкләү, шулай ук мөселман ММЧын популярлаштыру.  

2.                            Конкурска 2008 елдан адып бүгенгәчә, көндәлек матбугатта, телерадиоэфирда, Интернет-сайтларда, аерым китапларда татар һәм рус телләрендә чыккан журналист язмалары кабул ителә. Конкурсантлар әлеге иҗат эшләре белән бергә, язмаларның яки телерадиоматериалларның кайсы номинациягә икәнлекләрен, үзләре турында анкета мәгълүматларын (исем, фамилия, әтисенең исеме, ММЧда эш стажы, белеме), редакция һәм коллектив, оешма турында белешмә дә юлларга тиешләр.

Конкурс материаллары (текстлар, аудио-видеокассеталар, китаплар) Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 адресы буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Матбугат үзәгендә  кабул ителә.

Конкурска нәтиҗәләрне гамәлгә куючы билгеләгән комиссия чыгара һәм 26 майдан да соңга калмыйча, журналист премияләре буенча Комиссия тәкъдим ителгән эшләрне карый һәм номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгели.

Җиңүчеләр мөселман ММЧ фестивале вакытында тантаналы рәвештә игълан ителә.

Конкурсны гамәлгә куючылар журналистларны һәм ММЧын ел нәтиҗәләре буенча махсус премияләр белән дә бүләкләргә мөмкин.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә “Мөселман ММЧның Өченче конкурсы” дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылачак.

 

Конкурс номинацияләре:

 

1.      “Мөселман журналистикасына керткән хезмәте өчен”- 1 приз

2.      “Мөселманнар турында иң яхшы телевизион сюжет”(татар һәм рус телләрендә) – 2 приз

3.      “Иң яхшы Интернет-ресурс”(рус һәм татар телләрендә) – 2 приз

4.      “Мөселманнар турында иң яхшы радиотапшыру” – 1 приз

5.      “Дөньяви ММЧда мөселманнар турында иң яхшы материал – 2 приз

6.      “Татарстанның иң яхшы мөселман басмасы”( татар һәм рус телләрендә) – 2 приз

7.      “Дөньяви ММЧда Ислам турында иң яхшы кушымта” – 1 приз

8.      “Гамәлгә куючыларның махсус номинациясе” – 1 приз

9.      “Мөселманнар турында иң яхшы телетапшыру”- 1 приз

10. . “Мөселманнар турында иң яхшы документаль фильм

Барлыгы 10 номинация буенча 14 приз каралган.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.