русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

07.05.2010

Бөек Ватан сугышы каһарманнарын Җиңү бәйрәме белән котлау

Хөрмәтле ветераннар!

 

Бисмилләһир-рахманир-рахим! Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән!

Сезне, Татарстан Республикасы мөселманнары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Бөек бәйрәм – Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Үткән шанлы көннәрнең тетрәндергеч вакыйгалары турындагы истәлек – һәрберебез өчен дә кадерле: безнең әтиләребез, бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары үзлеренең Аллаһ биргән гомерләрен  аямыйча, кешелекнең кыйммәтле казанышы – тынычлыкны саклау өчен яу кырларында көрәшкәннәр. Туган йортыбызга күпсанлы һәлакәтләр һәм җимереклекләр алып килгән сугыш, барлык халыкларны, төрле дин вәкилләрен явыз дошманга каршы бердәм көрәшкә берләштерде. Шуның барәбәренә һәм Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән бүген Россия һәм Татарстан халыклары тыныч тормышта, туган җирләренең чәчәк атуы өчен күтәренке хезмәттә зур рухлану белән яшиләр, иҗат итәләр. Без, сезнең дәвамчыларыгыз, сугыш кырларында ятып калганнарның истәлеген кадерләп сакларбыз һәм тыл каһарманнарына рәхмәт һәм ихтирам сүзләребезне җиткерәбез.

Кадерле ветераннар, әлеге вакыйгаларда катнашучылар һәм аның шахитлары! Сезнең яусыз көрәштәге батырлыкларыгыз, сугыш шәһитләре турындагы якты истәлек гасырларда, без йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер, тыныч күк астында бәхетле мул тормыш телим. Һәм һәр туар көн, Җиңү бәйрәмедәй, якты һәм шатлыклы мизгелләрдән генә торсын!

 

  ТР мөселманнары

 Диния нәзарәте рәисе, Мөфти                       Госман хәзрәт Исхакый  

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.