русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.05.2010

“Сөләйман” мәчете каршында оештырылган тернәкләндерү үзәгендә чыгарылыш кичәсе булды

Бүген КазандагыСөләйман мәчете каршында начар күрүчеләр өчен оештырылган тернәкләндерү үзәгендә, бер айлык курслар тәмамлану уңаеннан, чыгарылыш кичәсе булды.
Үзәк җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов тантаналы шартларда шәкертләргә курсларны тәмамлау турында таныклык тапшырды. Моннан тыш, аларның һәркайсынаЯрдәммилли ислам хәйрия фондының мөселман китапханәсе тарафыннан әзерләнгән аудио-китаплардан торган тупланма бирелде. Ә иң яхшы студентларга Луи Брайль системасы буенча эшләнгән Коръән басмасы белән бүләкләнде.
Бу юлы курслар Татарстан, Башкортстан шәһәрләреннән һәм Идел буендагы башка республика-өлкәләреннә килгән хатын-кызлар өчен махсус оештырылган иде.
Шәкертләргә Луи Брайль системасы ярдәмендә изге Коръәнне укырга, җирлеккә җайлашырга өйрәттеләр, махсус «Jaws» программасы ярдәмендә компьютерда эшләү күнекмәләре дә бирелде.
Уку программасы белән берлектә аларга мәдәни программа да тәкъдим ителде. Укытучылар фикеренчә, мондый чаралар начар күрүчеләр яки күрү сәләтен бөтенләй югалтканнарга, җәмгыятькә яраклашу өчен, бик мөһим.

Сүз уңеннан, әлеге үзәктә белем эстәүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр “Сөләйман” мәчетенә 8 (843) 5120 – 377 телефоны аша шалтырата ала.

Мәчетнең реквизитлары:

ММРО Приход «Сулейман» Казанского Мухтасибата Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан.

420006 РТ Казань ул. Ютазинская 8

ИНН 1658049060

КПП 165801001

р/с 40703810500020000104 в АКБ «Ак Барс» банк

к/с 30101810000000000805

БИК 049205805

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.