русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.05.2010

Казан филармониясендә кызлар арасында коръән укучыларның Икенче Ачык конкурсы үтте

Казанда  кызлар арасында коръән укучыларның Икенче Ачык конкурсы үтте. Конкурс финалы узган Татар дәүләт филармониясе Концерт залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын  оештырдылар.

Россиянең күп кенә төбәкләреннән килгән 95 конкурсант арасыннан, жюри финалга 26 укучыны сайлап алган. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән иң яшь мөслимә – Мордовиянең Аксеново авылыннан  Гайшә Бәдретдиновага нибары алты яшь. Ул Коръәннең ахыргы җүзен ятлаган. Катлаулырак номинацияләрдә өлкәнрәк кызлар катнашты.

Конкурс 4 номанация буенча үтә: тәвҗид кагыйдәләре тәртибен саклап Изге язуның беренче , икенче, өченче һәм бишенче кисәкләре буенча белемнәрне сынау. Бәйгедә катнашучыларга бәяне ислам фәннәре буенча Кувейт оешмасы директорлар Советы рәисе шәех Хәмад Синан җитәкчелегендәге жюри бирде.

Конкурсның финал өлеше ачылышында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, аның беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәез, Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батров катнашты. Катнашучылар һәм тамашачылар алдында шулай ук республикабыздагы танылган дини агару эшләре әйдаманы Рәшидә абыстай Исхакый, “Мөслимә” Татарстан мөселман хатын-кызлары  берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина чыгыш ясады.

Конкурсның оештыручылары – Россия мслам университеты, Казан шәһәре хакимияте һәм Кувейт ислам фәннәре оешмасы.

Җиңүчеләрнең исемлеге:

“Гаммә” җүзен белү номинациясендә:

1 урын -  Мәдинә Шәрәфетдинова (Казан, 27 яшь, “Мөхәммәдия”);

2 урын - Мәрьям Миндиярова ( Казан, “Госмания” мәктәбе, 8 сыйныф, 14 яшь);

3 урын -  Мәрьям Миндиярова (Казан, “Госмания” мәктәбе, 7 сыйныф, 13 яшь); Хәвва  Әбүзәрова (Пенза өлкәсе); Гайшә  Бәдретдинова (Мордовия, 6 яшь);

“Гаммә” һәм “Тәбарәк” җүзләрен белү номинациясендә:

1 урын -  Хәдичә Мөфлиханова (Әлмәт, 8 сыйныф, 13 яшь); Зәйнәп Яруллина (ТР Теләче районы, 14 яшь);

2 урын -  Фәридә Гомәрова (Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсеннән, 17 яшь); Юлия Нәҗимова (Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсеннән, 22 яшь);

3 урын -  Рухшана Асоева (Казан, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, 19 яшь).

Коръәннең соңгы 3 җүзе буенча белемнәр номинациясендә:

1 урын -  Нәргизә Кариева (Казан, РИУ, 29 яшь), Нурия Бибисарова (Пенза, 14 яшь);

2 урын -  Галия Бикмаева (Пенза, 24 яшь);

3 урын -  Фатыйма Шәйдуллина (Казан, РИУ, 18 яшь).

Коръәннең соңгы 5 җүзе буенча белемнәр номинациясендә:

1 урын – Рамилә Каюмова (Казан, РИУ, 26 яшь);

2 урын – Илсөяр Гафиятуллина (Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсеннән, 20 яшь);

3 урын – Галия Мөхәрәмова ( ТР Ютазы районындагы “Фәнис” мәдрәсәсе, 25 яшь)

Җиңүчеләр кыйммәтле призлар алды һәм һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.