русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

05.05.2010

Казан мөселманнары дини остазларын искә алдылар

Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе башлангычы белән остазларны искә алу чарасы узды. Ул инде икенче тапкыр үткәрелә.

“Остазның кадерен бел, остазның каберен бел”. Әлеге мәрәсим чарасы әнә шундый шигарь астында оештырды. Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый җитәкчелегендәге бер төркем мөселманнар иртәдән үк галимнәр җирләнгән каберлекләрдә булды.

“Россия мөфтиләре Тәлгат Таҗетдин, Равил Гайнетдин һәм шәхсән мин, шулай ук ил буйлап йөзләрчә имамнар. Безне бер нәрсә берләштерә - без барыбыз да Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин шәкертләре.Үткән гасырның 60-70 нче елларында безнең остазыбыз дин өчен нинди кискен чор булуга карамастан, үзен аямыйча бөтен ил буйлап шәкертләргә белем бирде. Аның янына белем эстәү нияте белән генә түгел, ә ислам диненең яшь тарафдарлары күпсанлы киңәш-сораулар белән дә килә иде”, - дип искә алды Татарстан мөфтие үзләренең остазлары хакында.

Республиканың дини лидеры сүәләренчә, әле мондый юнәлешне дәвам итеп Габделхәбир Яруллин, Татарстанның беренче казые Габделхак Саматов, остаз Габделхак Каюмов һәм дин галимнәре тормышын һәм эшчәнлекләрен яктырту зарур.

Дини остазларның каберлекләрен зиярат кылганнан соң, искә алу чарасы мәдрәсәдә узды. Анда җыелганнар әлеге дин галимнәре һәм остазлары хакында истәлекләре белән уртаклашты.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.