русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

29.04.2010

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә имамнар – Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Бөек Ватан сугышы ветераннары,  хәзер төрле мәчет-мәхәлләләрдә  имам булып торучы ларны кунакка җыйдылар. Очрашу дога белән башланып китте.  Ветераннарны Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый тәбрикләде.
ТР мөфтие резиденциясенә Татарстанның төрле районнарыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 ветер
ан килгән иде. Мөфти Госман хәзрәт Исхакый аларга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халыкка хезмәт иткән өчен” медален тапшырды, шуннан соң очрашу чәй табыны янында дәвам итте, ветераннарга истәлекле бүләкләр өләшенде.
“Без бүген сугышта турыдан-туры катнашкан һәм авыр елларны кичергән кешеләрне чакырдык. Бөек Ватан сугышы ветераннары – алар бөек кешеләр. Без аларны онытмыйбыз һәм кылган батырлыкларын хөрмәтләп искә алабыз”, - дип ассызыклады Госман хәзрәт.
Ветераннарны тәбрикләп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасын һәм әтисен искә алды.
Ул шулай ук быелның 20 апрелендә
вафат булган Чирмешән районы имам-мөхтәсибе, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәссах хәзрәт Гафиевны да искә төшерде. Мөфти сугыш ветераннарының елдан-ел кими баруын тирән борчылу хисе белән билгеләп үтте.
Очрашуда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизов, республика мөселманнары Диния нәзарәтенең
Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөфти урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, Харис хәзрәт Салихҗан (Хәтер мәчете имам-хатыйбы), Гарифулла Гатауллин (Апас районы), Мирзаян Фәхретдинов (Актаныш районы), Зәкиулла Әхмәтшин (Нурлат районы), Гайнан Насыйров һәм Исмәгыйль Саттаров (Кама Тамагы районы), Хәмит Маметов (Саба районы) катнашты.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.