русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

28.04.2010

Cовет чорында мөселман дине язмышы турында яңа китап чыкты

Шушы көннәрдә Мәсхүд Гайнетдиннең “Мулла белән абыстай” исемле китабы дөнья күрде. Мәсхүд Гайнетдин – филология фәннәре докторы, өлкән татар галимнәренең берсе һәм ул узган елны үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтте. Аның әтисе Вәлиәхмәт хәзрәт (1870 – 1955) заманында указлы мулла булып торган. Бабасы исә - Гайнетдин бабай (1818 – 1894) Шиһабетдин Мәрҗәниннең яшьтәше. Мәсхүд Гайнетдин туганда аның әтисенә инде 58 яшь тула. М.Гайнетдин ул елларны авыр бер хатирәләр буларак искә ала: үткән гасырның утызынчы елларында мөселман дин әһелләрен эзәрлекләүләр, куылулар, ачлык, авыллардан – авылларга йөреп хәер сорашулар, түбәнсетүләр,  барысы да аның башыннан узганнар. Китаптагы хатирәләр камил татар әдәби телендә язылган һәм анда шул чор авылы тормышындагы фактлар образлы яктыртыла. Китапта шулай ук М.Гайнетдиннең фәнни хезмәтләре исемлеге дә урын ала. Җыентык “Иман” нәшриятында бастырылган.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.