русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

23.04.2010

Балтач районында “Әхлак” дәресләре укытучыларының семинары узды

Балтач районының Пыжмара авылы урта мәктәбендә “Әхлак” фәне укытучыларының семинары үткәрелде. Чара кысаларында әлеге фән  буенча ачык дәрес тә күрсәттеләр.
Кешелеклелек һәм изгелек кылуга багышланган ачык дәресне үткәрүдә республика мөфтие Госман хәзрәт Исхакый җитәкчелегендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе дә килгән иде. Чара ачылышында Госман хәзрәт Исхакый шушы мәктәп директоры Тәбрик Рәхмәтуллинга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды. Кешелеклелек һәм изгелек темасы буенча дәресне мөгаллимә Әлфия Зәкиева алып барды. Дәрес бик җанлы оештырылган, анда мөгаллимә төрле чаралар кулланды, күп кенә гыйбрәтле хәлләрдән мисаллар китерде, шуңа да чара балаларда һәм кунакларда да зур кызыксыну уятты.  Дәрес тәмамлану белән Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев укучыларга күңелне һәм йөрәкне чистарту турында нәсыйхәт бирде.
Аннан соң ике команда арасында “Тамчы-шоу” дип аталган уен оештырылды. Әхлак фәне мөгаллимнәре өчен семинар да тирән эчтәлек белән әзерләнгән.
Семинар барышында укытучылар алдында Балтач районы башлыгы урынбасары Рамил Шакиров чыгыш ясап, “Әхлак”
дәресләренең тискәре күренешләргә каршы тору юнәлешендә эшчәнлек алып барудагы әһәмиятен билгеләп үтте. Бу дәресләрне үткәрүнең сыйфатыннан бик канәгать булуын белдерде.
Госман хәзрәт Исхакый “Әхлак” дәресен укытучыларга рәхмәт әйтеп,
мөгаллимнәрнең әлеге фән  буенча методик берләшмәсе методисты Гадения Гариповага Рәхмәт хаты тапшырды. Кунаклар арасында Бөгелмә һәм Баулы районнары мөхтәсибләре, шулай ук мөфти урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб һәм ТР ДН Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да бар иде.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.