русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

21.04.2010

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Беренче Пленумы булды

Татарстан мөселманнарының IV Корылтаеннан соң ТР Диния нәзарәтенең Беренче Пленумы үтте. Урыннарда яңадан билгеләнгән имам-мөхтәсибләр тәкъдим ителгәнлектән, бу чара оештыру характерында узды һәм анда ТР ДН Президиумы, Голәмәләр Шурасы, шулай ук төбәк казыйлары исемлеге раслау буенча тавыш бирү үткәрелде.

Президиум составына 15 кеше расланды һәм анда дүрт яңа әгъза керде. Алар – мөфтинеж беренче урынбасары, вакыфлар рәисе Илдус хәзрәт Фәез, Россия Ислам институты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин, РИИның фән эшләре буенча проректоры Рөстәм Батров, РИИның шәригать факультеты деканы Габдулла Әдеһәмов.

Голәмәләр Шурасы составы һәм төбәк казыйлары үзгәрде. ТРның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые итеп Җәмил хәзрәт Хәлилрахманов, Көнчыгыш төбәге казые булып Рәфик хәзрәт Миннәхмәтов, Көньяк  төбәге казые булып Рөстәм хәзрәт Вальщиков, Көньяк –Көнбатыш төбәгенә Габдерәүф хәзрәт Хисмәтуллин  билгеләнде. ТР Үзәк төбәгендә казый исә, элеккечә Рөстәм хәзрәт Зиннуров.

Пленум барышында шулай ук Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларны оештыру, имамнарга вәгазь эшчәнлеген алып баруга Таныклыклар бирү һәм ислам мәдәнияты, фән, мәгарифен яклау фонды белән 2010 елга Грантлар оту буенча эшләү мәсьәләләре хакында да фикер алышынды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.