русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.04.2010

“Киләчәккә өмет белән” – татар яшьләре очрашуы

2010 елның 16 маенда Пушкин урамы 86 йорт адресы буенча урнашкан “Казан” милли-мәдәни үзәгендә 11.00 – 16.00 сәгатьтә республикабыз шәһәр һәм авылларыннан киләчәк 14 яшьтән алып 35кәчә татар яшьләренең, дини һәм дөньяви югары уку йортларында белем алучыларның очрашуы уздырыла. Биредә танышу максатыннан аралашу, дуслык, хезмәттәшлек, рухи-әхлакый белемнәреңне күтәрү, киң карашлы кешеләр белән ял итү, ТРның атказанган артистлары чыгышларын тыңлау мөмкинлеге булачак.

Чараның максаты – Татарстан Республикасы яшьләре арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, рухи-әхлак кагыйдәләрен пропагандалау, лидерлык сыйфатларын тәрбияләү, яшь буынның интеллектуаль дәрәҗәсен үстерү, татар халкының мәдәниятын, традицияләрен өйрәнү, яшьләр клубларын тәкъдир итү.

Очрашуны Татарстан Мөслимәләре берлеге, Татарстан Диния нәзарәте, Мәдәният министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе, Казан шәһәре Мэриясе, Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты, “Казан” милли-мәдәни үзәге, “Болгар” милли хәйрия фонды, мөселман эшмәкәрләренең “Тархан Төркеме” ярдәме белән үткәрә.

Программада:

-         Дәүләт структуралары, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләренең сәламләве белән ачылыш;

-         “Безнең халык традицияләре буенча яшьләргә ничек танышырга һәм аралашырга”. (Илдус хәзрәт Фәез – ТР мөфтиенең беренче урынбасары, “Болгар”мәчете имам-хатыйбы;

-         Миңгол Галиев укучылары башкаруында мөнәҗәтләр;

-         “Ничек итеп яраткан ир һәм хатын булырга?”.( ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә абыстай Җиһаншина);:p>

-         Алинә Булатова башкаруында мөнәҗәтләр;

-         “Үз бизнесыңны ничек башларга?” – мөселман эшмәкәрләренең “Тархан төркеме” партнерлык берлегеннән мастер-класс;

-         “Мәрҗән” ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр;

-         “Үзеңә тиң ярны ничек табарга?” – Татарстан яучылары партнерлык берлегеннән мастер-класс;

-         “Йосыф һәм Зөләйха” спектакленнән өзек;

-         “Тормышта ничек үз урыныңны табарга һәм уңышка ирешергә?” – үз максатына омтылучылар өчен психолог, табиб, тренер, төрле укыту һәм үсеш программаллары авторы Булат Нияз улы Гафиятуллиннан лидерлык тренингы;

-         “Гаилә корганда яучылык һәм никах йолалары”. (Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе һәм “Мөхәммәдия” студентлары чыгышы);

-         “Азан” яшьләр клубын тәкъдир итү;

-         “Раян” яшьләр ансамбле башкаруында җырлар;

-         Татар халкының дини традицияләре, милли мәдәни нигезләре буенча белемнәрне тикшерү максатыннан интеллектуаль конкурс. (РИУ студентлары үткәрә):

-         ТРдагы яшьләр оешмалары, клублары, берлекләре эшчәнлеге белән танышу. Лидер яшьләр оешмаларының чыгышы.

-         Концертта Рөстәм Закиров, Вил Усманов, Резедә Шәрәфиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Әбелханова, “Фәридә-Алсу” дуэты  катнаша.

-         Милли костюмнар, мөселман модасы буенча талантлы дизайнерларның кул эшләрен күрсәтелә.

 

Чарада катнашу һәм билетларга заказны Оештыру комитетына бирергә кирәк. Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт. Телефон-факс: (843) 264-64-59. Кәрәзле телефон номеры: - 89172847355

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.