русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.04.2010

Милли көрәш буенча мөселман яшьләренең III турниры уздырыла

15 майда Чаллы шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте призына милли көрәш буенча мөселман яшьләре арасында бәйге оештырылачак. Бу чара шулай ук Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Ярышлар каланың “Витязь” спорткомплексында олимпия системасы буенча 6 авырлык үлчәвендә үткәрелә.

Турнир нигезләмәсе буенча ярышка бары тик намаз укыган көрәшчеләр генә кертеләчәк. Жирәбәгә кадәр барлык катнашучыларның да намаз уку кагыйдәләре буенча белемнәре тест формасында тикшерелә.

Турнирның максаты – мөселман яшьләрен спортка тарту, яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Үткән турнирда республикабызның 12 шәһәр, районыннан 62 көрәшче, шулай ук РИУ, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре көч сынашкан иде. Бу юлы бәйгедә Мари Эл республикасыннан да яшь көрәшчеләр катнашырга теләк белдергән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.