русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.04.2010

Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә Ватан сугышы турында сөйләштеләр

Үткән шимбәдә Ислаи дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Бөек Ватан сугышы каһарманы, дин әһеле Харис хәрәт Салихҗан белән очрашу булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Харис хәзрәт сугышта катнашучылар арасыннан хәзер Казандагы бердәнбер имам-хатыйб. Ул 1927 елда туган. Мәдрәсә шәкертләре белән очрашу Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган иде. Харис хәзрәтнең сугышта үткән юлы, батырлыклары, иң куркыныч мизгелләрдә кешенең рухи ныклыгы, дин-иманга тугърылык хакында сөйләгән эчтәлекле һәм мавыктыргыч чыгышы шәкертләрдә аеруча зур кызыксыну уятты. Шәкертләр белән очрашудан тыш, Харис хәзрәтне мәдрәсә белән якыннан таныштырдылар, ул сыйныф бүлмәләрен һәм шәкертләр яши торган тулай торакны карады.

Харис хәзрәт – шушы мәдрәсәнең беренче чыгарылыш шәкертләренең берсе һәм хәзер ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы. Очрашуда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин да катнашты.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.