русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Казанда Бәһрәйн кунагы булып китте

14.04.2010

12 апрельдә Казанга 3 көнлек визит белән Бәһрәйн Короллегенең вакыфлар министрлыгы рәисе Сәлах Солтан килде. Сәфәрнең максаты – Татарстандагы мөселманнар тормышы белән якыннан танышу һәм Казанның ислам уку йортларында булу.

Иң элек кунак Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булды һәм аның хезмәткәрләре алдында төбәктә мөселман кыйммәтләре турындагы вәгазьнең мөһимлеге турында чыгыш ясады. Солтан әфәнде фикеренчә, Казан чын мәгънәсендә мөселман шәһәре буларак тәэсир калдыра. Кунак хөрмәтенә тантаналы төшке аш оештырылды.

Аннан соң Сәлах Солтан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, Казан ислам көллиятендә булды һәм Россия Ислам университеты мөгаллимнәре һәм студентлары алдында чыгыш ясады.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.