русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

10.04.2010

Казанның “Сөләйман” мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башланды

КазандагыСөләйманмәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен оештырылган курслар башланды. Курслар 30 көн дәвам итәчәк.
Бу юлы укулар Татарстан шәһәрләреннән, Башкорстан һәм Идел буе республикалары, өлкәләреннән  җыелган хатын-кызлар өчен генә оештырыла. Шәкертләргә Луи Брайль системасы ярдәмендә изге Коръәнне укырга, җирлеккә җайлашырга өйрәтәчәкләр, махсус «Jaws» программасы ярдәмендә компьютерда эшләү күнекмәләре биреләчәк.

Курсларны оештыручылар юл бәяләрен, туклану, тору һәм уку өчен түләүләрне үзе башкара. Курслар тәмамлану белән, шәкертләр “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының мөселман китапханәсе тарафыннан әзерләнгән аудио китаплар алачак. Укуда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәрне Луи Брайль системасы буенча эшләнгән Коръән белән бүләкләнә.

Сүз уңаеннан, “Сөләйман” мәчетендә оештырылучы мондый курсларга финанс яки башка ярдәм күрсәтергә теләүчеләр 8 (843) 5120-377 телефоны аша шалтырата ала.

Мәчет реквизитлары:

ММРО Приход «Сулейман» Казанского мухтасибата Духовного Управления мусульман Республики Татарстан

420006 РТ Казань ул. Ютазинская, 8

ИНН 1658049060

КПП 165801001

Р/с 40703810500020000104 в АКБ “Ак Барс Банк”

к/с 30101810000000000805

БИК 049205805

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.