русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

08.04.2010

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелеше башланды

Чаллыда төзеләчәк яңа мәчет барлыгы 4 манарадан торачак. Аларның икесе – 78 әр, икесе – 45 әр метрлы булыр дип ниятләнә. Аллаһ йорты бинасы ислам кануннарына нигезләнеп проектлаштырылган. Җәмигъ мәчете калага үзенчәлекле төсмер бирер дип фаразлана һәм аны Кама ярыннан да, шулай ук шәһәргә керү юлларыннан да күреп булачак. Яңа мәчетне махсус җилләткечләр һәм хәтта лифтлар белән дә җиһазландыру планлаштырыла. Архитектур эшләр арасыннан ТРның атказанган архитекторы Айвар Сатаров проекты сайланган.

Мәчет монолит тимер-бетоннан төзелә, ә эчтән исә мәрмәр белән тышланачак.

Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендәге гает намазларын 3200 кешене сыйдырырлык төп вестибюльдә укырга ниятлиләр.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.