русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.04.2010

Чаллыда, Алабугада һәм Менделеевск районында имам-мөхтәсибләрне сайладылар

Үткән атна ахырында Алабуга мөхтәсибәте имамнары җыелышы үтте. Төбәкнең мөхтәсибе итеп яңа срокка Рөстәм хәзрәт Ясәвиев сайланды. Җыелыш эшендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре Идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин катнашты һәм җыенга килүчеләрне ТР мөселманнарының 27 февральдә узган Дүртенче Корылтае нәтиҗәләре хакында сөйләде. Татарстан Диния нәзарәте ягыннан исә җыелышта Үзәк Аппарат җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Алабуга мөхтәсибәте советына Мидхәт хәзрәт Кадыйров һәм Абдулвәли Климовны сайладылар. Сүз уңаеннан, районда барлыгы 8 мөселман мәхәлләсе эшләп килә. Җыелышка чакырылган кунаклар арасында Чаллы мөхтәсибе Әлфис хәзрәт Гайфуллин да бар иде һәм ул үзенең чыгышында,  алга таба да күрше Алабуга мөхтәсибәтен тыгыз хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Үткән атнада Чаллыда да имамнар җыелышы оештырылып, анда имам-мөхтәсиб итеп Әлфис хәзрәт Гайфуллинны сайлаганнар иде.

Менделеевскийда исә район мөхтәсибе итеп яңадан Айрат хәзрәт Абдуллинны сайладылар.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.