русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.04.2010

ТР мөфтие каршындагы хәнәфи мирасы буенча Киңәшләшү Советының беренче утырышы булды

5 апрельдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте конференцияләр залында ТР мөфтие каршындагы хәнәфи  мирасы буенча Советның беренче утырышы үтте.

Хәнәфи мәзхәбе мирасы буенча Киңәшләшү Советы Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый әмере буенча барлыкка килде һәм аның составына барлык мөселман уку йортлары вәкилләре булган 16 дин галиме, фикх белгечләре кертелгән. Алар арасында Россия Ислам институты ректоры Рәфик хәзрәт Мөхәммәтшин, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров, Урыссу мәдрәсәсе ректоры Марат хәзрәт Мәрдәншин һәм башкалар бар.

Совет утырышы мөфтинең кереш сүзе белән ачылды һәм ул безнең төбәктә хәнәфи мәзхәбенең мөһим роль уйнавы хакында сөйләде. Әлеге Совет нәкъ менә хәнәфи мәзхәбен популярлаштыру максатыннан махсус төзелде, иң беренче чиратта, мөфти фикеренчә, бернинди дә каршылыклар килеп тумасын өчен иң гади булган сорауларга җавап табарга кирәк.

Шуннан соң мөфти берничә актуаль мәсьәлә буенча фикер алышуны тәкъдим итте:

1.     Мәчетләрдә намаз вакытларын унификацияләү. Республика буенча барлык мәчетләрдә дә биш вакыт намазны укуга бердәй вакыт билгеләргә һәм расларга. Бу нәүбәттән Вәлиулла хәзрәт Якуб җитәкчелегендә эш төркеме төзелде һәа алар бер ай вакыт эчендә үзләренең вариантларын әзерләп мөфтигә тәкъдим итәргә тиешләр.

2.     Җомга һәм бәйрәм намазларын үткәрү тәртибен төзү. Җаваплы – Сөләйман хәзрәт Зарипов. Биредә вәгазь өчен оптималь вакыт тәгаенләү бурычы куелды. Чөнки җомгага пенсия яшендәгеләр генә түгел, эштәгеләр һәм студентлар да йөри, ә аларның вакыты чикләнгән.

3.     Мәрхүмнәрне күмүгә бәйле сораулар. Җаваплы – Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров.  

4.     Намаз уку тәртипләре, “амин” сүзенең әйтелеше, кулларны күтәрү, тәсбих тарту һәм башкалар. Җаваплы – Рәфик хәзрәт Мөхәммәтшин.

     Чара ахырында мөфти әлеге Советның утырышын кварталга бер тапкырда да ким үткәрмәскә  тәкъдим итте.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.