русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.04.2010

2010 ел Хаҗ сезоны ачылды

“Идел—Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәгенә 2010 елда хаҗга барырга теләүчеләрдән гаризалар килә башлады. Бүгенге көнгә 90 лап кеше шундый килешү төзегән инде. Аларның күпчелеге Казан, Чаллы һәм Тольятти шәһәрләреннән. Хаҗиларның шактые “Кол Шәриф плюс” программасын сайлаган. Әлеге программа тукландыру, Согуд Гәрабстаны Короллеге эчендә трансфер, аерым санузеллары булган 4-6 кеше яшәрлек кунакханә тибындагы бүлмәләрне үз эченә ала. Хаҗилар Изге урыннарга Төркия аркылы самолетта очачаклар. Тур бәясе 115 000 сум.

Исегезгә төшерәбез, быел “Идел-Хаҗ” компаниясе җитәкчелеге хаҗиларга яңа стандартлар буенча яшәү мөмкинлеге бирү турында карар кабул итте. Хаҗ сервисын һәм уңайлыкларны арттыру өчен һәр программа өстәмә хезмәтләрне күздә тота. Тик мондый программа буенча кунакханәләрдә урыннар чикләнгән, шуңа да булачак хаҗиларга “Идел-Хаҗ”дан лаеклы бүләкне алырга ашыгырга кирәк.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.