русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.04.2010

“Идел- хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге “Синең Мәккәгә илтүче юлың” исемле фото-конкурс игълан итә

 Идел- хаҗтөбәкара хаҗ үзәге?  Татарстан Диния нәзарәте һәм “Безнең гәҗит”, “Известия Татарстана” газеталары белән берлектә хаҗилар арасында “Синең Мәккәгә илтүче юлың” исемле фото-конкурс игълан итте.

Фоторәсемнәрдә Изге Кәгъбәтулла, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге мәчете, Изге урыннар, хаҗ кылу йолаларын башкаручы хаҗилар һәм башкалар сүрәтләнергә мөмкин.
Конкурска йомгак ясалганнан соң, и
ң яхшы һәм сыйфатлы саналган фотосурәтләр газета битләрендә басылачак, ә аларның авторларына исә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

“Синең Мәккәгә илтүче юлың”конкурсының  кагыйдәләре:

1. Бәйге хаҗда булып кайткан мөселман кардәшләребез өчен оештырыла. Һәр хаҗи бәйгегә үзе төшергән бер генә фотосүрәтне тәкъдим итә ала.

2. Фотошоп программасы ярдәмендә эшкәртелгән фоторәсемнәр бәйгегә кабул ителми.

3. Фотолар 10х15, 15х21, 20х30 форматында бастырылган яки электрон вариантта булырга мөмкин.

4. Фотосурәтләрне 8 апрельдән 7 майга кадәр җибәрергә мөмкин. Җиңүчеләр 13 майда билгеләнәчәк.

5. Хатлар язу өчен адрес: 420111, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт, “Идел-Хаҗ” Төбәкара хаҗ үзәге, “Синең Мәккәгә илтүче юлың” фото-конкурсына. Электрон адрес: hajj@mail.ru

 

 

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.