русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

03.04.2010

Бөгелмә районында яңа мәчет сафка басачак

Быел Бөгелмә районының Подлесный бистәсендә яңа Аллаһ йорты төзелеп, файдалануга тапшырылыр дип көтелә.

Шул уңайдан беренче нигез ташын салу тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәезов, ТР Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин катнашты.

Бүгенге көндә Бөгелмә каласы һәм Бөгелмә районында 14 мәчет эшләп килә. Моннан тыш, районның Сугышлы авылында һәм Восточный бистәсендә  мөселманнар өчен яңа мәчетләр төзелеше дә тәмамлану алдында.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.