русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

31.03.2010

Татарстанның тагын 3 районында имам-мөхтәсибләр сайланды

Бу атнада Татарстанның Аксубай, Тәтеш һәм Азнакай районнарында имам-мөхтәсибләрне сайладылар. Мондый чаралар җирле хакимият башлыклары һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашында узды. Аксубай һәм Тәтеш районнарында бертавыштан элек тә шушы вазифаларны башкарган Равил хәзрәт Зөфәров һәм Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов сайланды. Инсаф хәзрәткә исә Тәтеш  районында дини-әхлакый кыйммәтләрне саклау, үстерүгә керткән намуслы хезмәте өчен Тәтеш шәһәре мэриясенең Мактау грамотасын да тапшырдылар.

Азнакай районында исә хәзер яңа имам-мөхтәсиб. Бу вазифаны элек Мәнәвез авылы имам-хатыйбы булган Әмирҗан хәзрәт Якупов башкарачак.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.