русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

28.03.2010

Бүген Балтачта Изге Коръәннән сүрәләрне иң яхшы укучылар конкурсы узды

Бүген Балтачта Изге Коръәннән сүрәләрне  яттан укучы һәм алар хакында иң яхшы белүче балалар арасында конкурс үткәрелде. Чараның төп оештыручылары  - Балтач районы мөхтәсибәте, “Мигъраҗ” һәм “Раиф” мәчете мәхәлләләре, шулай ук Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсе филиалы мөгаллимнәре.

Конкурста Балтач районының төрле авылларыннан 150 гә якын бала катнашты. Сүрәләр уку бәйгесе берничә номинация һәм төрле яшьтәгеләр арасында оештырылган. Иң яшь катнашучыга нибары ике яшь булса, иң өлкәненә - 16 яшь.  Коръән укучы балаларның чыгышларына мәдрәсә мөгалимнәре һәм җирле мәчет-мәхәлләләрнең имам-хатыйбларыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде.

Мондый чара Балтачта беренче генә тапкыр уздырылмый һәм алар бу юнәлештәге эшчәнлекләре белән үз җирлекләрендә генә түгел, ә алар белән күрше булган районнарда да дан казандылар. Жюри әгъзаларының берсе булган Умар Гомәров сүзләренә караганда, Коръән укучы яшь балалар һәм үсмерләрнең чыгышларын тыңларга Арча һәм Әтнә районнарыннан да кунаклар килгән.

Бәйгедә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр: кәрәзле телефоннар һәм намазлыклар тапшырылды.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.