|
 |
Яңалыклар
Казанда җәен “KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе уздырылачак
25.03.2010
Казанда агымдагы елның 27-29 июнендә “KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе уза. Ул Ислам бизнесы һәм финанслары икенче халыкара саммиты кысаларында “Яшәү рәвеше буларак – хәләл” дигән шигарь астында оештырыла. Чараны оештыруда коммерцияле булмаган Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты катнаша. Күргәзмә-ярминкә Россиядә һәм БДБ илләрендә хәләл секторын үстерү, Россия һәм Бердәмлек җитештерүчеләрен дөньякүләм Хәләл индустриясенә кертүне максат итеп куя. Анда Россия, Татарстан һәм чит илләрнең бизнес-берләшмәләре вәкилләре катнашыр дип көтелә. Күргәзмә-ярминкә “Ит һәм сөт җитештерү”, “Икмәк ризыклары пешерү”, “Әзер продуктлар, ярымфабрикатлар”, “Җәмәгать туклануы (рестораннар, кафелар)”, “Туризм, косметика, фармацевтика”, “Архитектура, төзелеш оешмалары”, “Кием, текстиль, аксессуарлар”, “Нәшрият”, “Мәгариф” һәм “Ингредиентлар” юнәлешләре буенча оештырыла. Әлеге чарада катнашу Россия һәм чит илләрнең хәләл товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, үз бизнесыңа инвесторлар, дистрибьюторлар һәм зур ритейлерларны җәлеп итәргә, Россия һәм чит илләрдә компанияңне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Җыенда хәләл индустриясендәге чит ил экспертлары катнашу Россиядәге хәләл индустриясенә кагылышлы сорауларга җавап табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм үсеш юлларын табарга булышачак.
Чара Пушкин урамы 86 йорт адресы буенча “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үткәрелә. Халыкара күргәзмә-ярминкә турында тулы мәгълүматны чараның рәсми сайтында табып була. Адресы: www.kazanhalal.ru яки www. Kazanhalal.com
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «ТҖ МДН», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru
Все новости раздела
|