русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

25.03.2010

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифаларына кереште

Бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасының яңа Президенты вазифасына керешүе уңаеннан, Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында рәсми тантана узды.

 ТР яңа Президенты инаугурациясе тантанасында 700 дән артык дәрәҗәле кунак катнаша. Алар арасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Россия төбәкләре җитәкчеләре, федераль министрлар, чит илләрнең эре банк җитәкчеләре, Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе Әкмәледдин Ихсан оглы, Төркмәнстан һәм Казакъстан рәсми делегацияләре, чит илләрнең РФдәге дипломатик миссияләре, Татарстан парламенты депутатлары, сәяси партияләр вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, дин әһелләре, галимнәре бар.

Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхаков та катнашты.
Иң элек сәхнәгә тантаналы рәвештә ТР, РФ байраклары, шулай ук ТР Президенты хакимияте символы булган штандарт чыгарылды. Инаугурация тантанасыннан соң штандартның дубликаты Президентның Казан Кремльдәге резиденциясе түбәсенә урнаштырылачак.

Тантананы  ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул Татарстанның соңгы 2 дистә елда М.Шәймиев җитәкчелегендә ТРның сәяси-икътисади зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте. Аның белдерүенчә, республика илдә федерализмны ныгытуга зур өлеш кертте. Бүгенге көндә Татарстан милләтара һәм конфессияара татулык үрнәге булып тора. Парламент башлыгы яңа Президент Рөстәм Миңнехановның төп өстенлеге дип аның Минтимер Шәймиевның тугрылыклы көрәштәше булуын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бүген бурыч - җәмгыятьнең барлык өлкәләрен модернизацияләү. Ул бу эшне Татарстанның яңа Президенты Республика Хөкүмәте белән конструктив хезмәттәшлектә башкарасына ышаныч белдерде. Парламент рәисе сәхнәгә яңа Президентны чакырды. Рөстәм Миңнеханов Конституциягә кулын куеп татар һәм рус телләрендә ант бирде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.