русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

24.03.2010

27 мартта Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үзенең түгәрәк юбилеен билгеләп үтә

Бу атнада республикадагы танылган дин әһеле, Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиновка 50 яшь тула. Ул 1960 елның  27 мартында Казанда каласында туган. 1978-80 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң бер җитештерү тармагында, аннан “Мәрҗәни” мәчетендә  машина йөртүче булып эшли. 1986-90 елларда Бохараның “Мир-Араб” мәдрәсәсендә, 1990-92 елларда Истамбулда дини белем ала. 1992 елны Мансур хәзрәтне ТР ДНдә мөфти урынбасары итеп сайлыйлар. 1996 елны исә ул Казанның имам-мөхтәсибе итеп сайлана һәм бүгенге көндә дә  хәзрәт әлеге җаваплы  вазифаны намуслы башкара. Мансур хәзрәт Казан шәһәрендәге мәчет-мәхәлләләр инфраструктурасын торгызу, яңартуга зур өлеш кертте. Аның җитәкчелегендә Мәрҗәни мәчете Казан Ислам көллиятен дә үз эченә алган  тулы бер дини –агарту комплексына әйләнде. Шулай ук Казан мөселманнары өчен 40 га мәйданны биләгән татар зыяраты да булдырылды. Республикада беренчеләрдән булып ачылган балалар сәламәтләндерү лагеры да Мансур хәзрәт башлангычы белән оештырыла. Мәрҗәни мәчете каршында шулай ук мөнәҗәтләр башкару буенча “Мәрҗән” исемле музыкаль төркем дә иҗат итә. Мансур хәзрәт  - “Казанский мухтасибат”, “Әль-Мәрҗәни” һәм “Казан мөхтәсибәте” исемле дини-агарту газеталарының баш мөхәррире.

Казанның Баш мөхтәсибе  берүк вакытта югары дөньяви белемгә дә ия, ул 2002 елны икътисадый идарә һәм хокук институтын тәмамлады. Мансур хәзрәт Җәләлетдинов ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы һәм Россия Мөфтиләр Шурасы әгъзасы да.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.