русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстанның Баш архив идарәсе республика мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итәчәк

24.03.2010

23 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов белән очрашу узды. Анда Диния нәзарәте ягыннан Вәлиулла хәзрәт Якупов һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты.

Очрашуда документларны саклау буенча Баш архив идарәсе белән Татарстан ДН арасында килешү төзү вариантлары каралды. Фикер алышу барышында шулай ук,  1998 елдан бирле шушы халәтендә  эшләп килүче ТР ДНдә бик күп документлар тупланганлыгы һәм алар тикшеренүчеләр өчен файдалы булуы билгеләп үтелде. Тик булган документлар әлегә дәүләт саклавына бер тапкыр да тапшырылмаган.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.