русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

24.03.2010

Балык Бистәсе районының имам-мөхтәсибе сайланды

23 мартта Татарстанның Балык Бистәсе районында имам-мөхтәсибне сайлау узды. Бу җаваплы вазифаны алдагы 4 елда  кабаттан 74 яшьлек Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов башкарачак.  

Җыелышта районның 43 мәчетеннән 30 дан артык имам катнашты. Җыелышта чыгыш ясаучылар Сәүдәхан хәзрәтнең моңа кадәрге эшчәнлеген югары бәяләде, яшь имамнар исә аның һәрдаим ярдәменә таянып эш алып баруларын белдерә. Балык Бистәсе хакимияте башлыгы урынбасары Рашат Хәбибуллин да әлеге җыенда мөхтәсибәт белән муниципаль район тыгыз мөнәсәбәттә хезмәттәшлек итүләрен ассызыклады.

Җыелышта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты һәм ул күптән түгел үткән Татарстан мөселманнарының Дүртенче Корылтае кабул иткән карарлары белән таныштырды. Моннан тыш Татарстанның Баш казые имамнарны үз мәчет-мәхәлләләрендә һәрьяклап актив эшләргә чакырды.

Имамнарга бүләк буларак Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Имам һәм мәчет”, “Әдәп орлыклары” исемле китаплары таратылды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.