русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

22.03.2010

Арчада Ислам нигезләре буенча конкурс үткәреләчәк

28 мартта Арчаның Җәмигъ мәчетендә Ислам нигезләре буенча балалар арасында конкурс уздыру ниятләнә. Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗевнең ТР ДН Матбугат үзәгенә хәбәр итүенчә, конкурс 4 номинация буенча оештырыла: малайлар өчен азан әйтү бәйгесе; Ислам дине буенча сорауларга җаваплар; китаптан укып һәм яттан Коръән уку; традицион йолалар буенча белемнәрне тикшерү; мөнәҗәтләр башкару һәм нәфис сүз сөйләү. Чара иртәнге сәгать тугызда башлана.

Конкурста Арча һәм шулай ук республикабызның күрше районнарыннан малайлар һәм кызлар катнашачак.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.