русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

22.03.2010

Үткән ялларда Татарстанның ике районында имам-мөхтәсибләр сайланды

Узган ял көннәрендә республикабызның берюлы ике -  Кайбыч һәм Югары Ослан районнарында имам-мөхтәсибләрне сайладылар.

Кайбыч районында бу вазифага бертавыштан Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Югары Осланда Салих хәзрәт Хамәтшин сайланды. Алар әлеге җаваплы вазифаны алдагы 4 ел дәвамында башкарачаклар.

Исегезгә төшерәбез, ТР ДН Уставы буенча яңа срокка республика мөфтие билгеләнгәннән соң,  мәчетләрдә имамнарны, ә аннан соң имам-мөхтәсибләрне сайлыйлар. Агымдагы елның март ае дәвамында республикабызның барлык районнарында да яңа срокта эшләячәк имам-мөхтәсибләр билгеле булырга тиеш. Алар исә берүк вакытта мөфтинең, ТР Диния нәзарәте рәисенең урыннардагы вәкилләре дә булып торалар. Татарстан Республикасының 43 районы, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә барлыгы 45 мөхтәсиб сайланачак.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.