русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.03.2010

“Идел Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге 2010 ел Хаҗына әзерлекне башлады

Идел-хаҗтөбәкара хаҗ үзәге 2010 елның хаҗ сәфәренә әзерлек эшләрен башлады. Һәм “төп программаларның бәясен билгеләде. Хәзер “Кол Шәриф” программасы – 105 мең сум, “Кол Шәриф Плюс” программасы – 115 мең сум, “Сөембикә” программасы 140 мең сум тора.
 
Компания җитәкчелеге хаҗиларга яңа стандартлар буенча хезмәт күрсәтү турында карар кабул итте. Кунакханә номерлары алты кешегә исәпләнгән, һәр номерда юыну-тәһарәт алу өчен бөтен уңайлыклар тудырылган.
Бу сезонда һәр программа өстәмә хезмәтләр күрсәтүне дә күз алдында тота. “Кол Шәриф” программасын сайлаучылар быел “Кол Шәриф Плюс” программасы өчен тәгаенләнгән кунакханә номерларында яшәячәк. Әгәр хаҗи “Кол Шәриф Плюс” программасына өстенлек бирә икән, аңа, хаҗ вакытында чалыр өчен, корбан бүләк ителә. “Сөембикә” программасында Согуд Гарәбстаны корольлегендәге телефон компаниясенең sim картасы һәм йокы кирәк-яраклары (спальный мешок) каралган.

Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, биналарда әлеге тәкъдим буенча урыннар саны чикләнгән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.