русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

16.03.2010

Наилә Җиһаншина: “Бурычыбыз - яшьләргә гаиләне саклап калу серләрен өйрәтү”

Хәзерге вакытта бүгенге заман гаиләсе хакындагы фикерне белдерергә кирәк. Рухи нигезе булмаган, милли гореф-гадәтләрдән аерылган шәхес яшәвенең асылын югалта. Никахлашмыйча яшәү, очраклы никахларга керү гаилә институтының бетүенә китерә”, - дип белдерде ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина бүген Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород, Коми, Саратов, Омск, Свердловск өлкәсенең тәҗрибәле һәм яшь яучылары катнашкан җыенда.

Билгеле булганча, соңгы елларда Россия күләмендә, шул исәптән Татарстанда яучылык институты торгызыла. Яшьләргә гаиләне саклап калу серләрен өйрәтү, аны буыннан-буынга тапшыру көн үзәгендә торган мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. “Ничек итеп нык гаилә корырга, таза-сау балалар табып үстерергә – шул хакта фикерләшү зарур. Безнең максат – гаилә тормышының уңай якларын күрсәтү”, - дип белдерде Наилә Җиһаншина.

Билгеле булганча, мөселманнарда яучылык тәҗрибәсе алай ук зур түгел. Бүгенге көндә иң актив эшләүче яучылар Мәскәүдә дип исәпләнә. Чөнки анда татар халкы бик күпләп яши. “Әлбәттә, татар татарны эзли, бүтән милләткә кияүгә чыгарга ашыкмый. Үз татарын эзләгәнгә күрә, анда яучыларга да сорау зур. Шулай ук Түбән Новгородта бик актив эш бара, чөнки анда милләтчелек көчле. Татар егетенә татар кызын эзләп табар өчен, шундый арадашчылар кирәк тә инде. Самара һәм Екатеринбургта да яучылык үсештә дип әйтергә була. Калган төбәктәгеләр исә, яучылык үзәкләре оештырып, Казанга эш рәвешен өйрәнергә киләләр”, - дип хәбәр итте Наилә Җиһаншина.

Түбән Новгородтан Зилә Әхмәдуллина исә, яучылык эшендә очрый торган проблемалар белән уртаклашып, бүгенге көндә гаилә кору үзәкләренә ихтыяҗның зур булуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, Түбән Новгородта татарлар бик күп яшәми, шунлыктан үз милләтең кешесен табу авыргарак туры килә.

Казанда, әлеге конференция узу белән, яучылык юнәлешендәге эшчәнлекне җәелдерү дәвам итәчәк. Наилә Җиһаншина хәбәр иткәнчә, бер-ике айдан яучылар семинары оештырырга планлаштырыла. Бу семинар яучы булырга өйрәтә торган чара буларак күзаллана. “Үзебезнең республикада булса да, яучыларны шулай эшләтеп җибәрергә кирәк. Документларны ничек әзерләргә, кешеләр белән ничек эшләргә – бөтен сорауларга җавапны шунда бирербез, Алла боерса”, - дип белдерде ул.

Бүген тәҗрибәле яучылар төштән соң - остаз мәктәпләрен үткәрү вакытында эш алымнары турында сөйләячәк, гаилә төзү өчен пар эзләүдә ярдәм итәчәк. Өйләнмәгән егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар, җыенга килеп, үзенә ошаган яучыга барып, аның белән танышып, ярдәмен җәлеп итә ала.

                                            Римма Гатина, «Татар-информ»

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.