русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

14.03.2010

Татарстан башкаласында Саматов укуларын үткәрергә ниятлиләр

2010 елның октябрендә танылган дин әһеле, Татарстанның элеккеге Баш казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулу уңаеннан, Саматов укулары уздырылачак. Үткән шимбәдә мәшһүр дин галимен искә алу мәҗлесендә әнә шул хакта хәбәр иттеләр. Моннан тыш, Г.Саматов исемендәге фонд та оештырырга җыеналар.

Габделхак хәзрәт мөселман җәмәгатьчелегенә шәригать өлкәсендә тирән белемгә ия дин әһеле буларак мәгълүм, аның үткен каләме белән халыкка ислам диненең асылын аңлатып язылган зур эчтәлекле вәгазьләр иҗат ителде. Ул 1930 елның 12 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. Кечкенәдән үк дини белемгә омтыла һәм 17 ел дәвамында совет чорында да танылган мөселман галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан белем дини белем ала. Анда укып бетергәннән соң, Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсенә белем эстәргә китә.

Аны тәмамлаганнан соң Татарстанның төрле районнарында имам булып эшли. Габделхак хәзрәт Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә дә нигез салучы. Иң элек әлеге дини уку йорты Чистайда эшли һәм 1991 елны Казанга күчерелә. 1992 елдан ул Казанның Мәрҗәни мәчетендә эшләү белән бергә, мәркәзәбезнең баш мөхтәсибе дә булып тора. 1998 елны исә мөселманнарның чираттагы Корылтаенда Татарстанның Баш казые булып сайлана һәм ул әлеге җаваплы вазифаны 2006 елга кадәр башкара. 2006 елдан исә - Татарстанның мактаулы казые.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.