русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

05.03.2010

Казанның имам-мөхтәсибе итеп яңа срокка кабаттан Мансур Җәләлетдин сайланды

Казанның “Әль-Мәрҗәни” мәчетендә башкала имамнары җыелышы үтте. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - Казанның имам-мөхтәсибен сайлау. Җыен нәтиҗәсе буенча башкала имам-мөхтәсибе итеп яңа срокка кабаттан Мансур Җәләлетдин сайланды.

Җыелышта Казан имамнарыннан тыш, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча идарә башлыгы Ренат Вәлиуллин, Казан мэриясе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашты.

Җыен ахырында тантаналы аш мәҗлесе үткәрелде, анда Мәүлид бәйрәме уңаеннан мөнәҗәтләр башкардылар.

Мансур Җәләлетдин әлеге вазифаны инде 1996 елдан – Казан мөхтәсибәте оештырылганның беренче көненнән башкара.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.