русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Госман хәзрзт Исхакый кабат Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды

27.02.2010

Бүген Казанның Камал театры бинасында Татарстан Республикасы мөселманнарының IV Корылтае узды. Корылтай эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасына кабаттан Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Ул бу вазифаны инде 12 ел башкара.

Корылтайда республиканың барлык районнарындагы мәхәлләреннән сайланган 526 делегат катнашты. Аларның барысы да  рәис вазифасына күрсәтелгән кандидат Госман хәзрәтне яклап тавыш бирде. Республика мөселманнары җыенында шулай ук республиканың Баш казые да сайланды. Алдагы срокта бу вазифада кабат танылган дин әһеле Җәлил хәзрзт Фазлыев эшләячәк.  


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.