русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

24.02.2010

Казандагы Мәүлид бәйрәмен җир шарындагы 300 млн. кеше күрәчәк

25 февральдә “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы Кол Шәриф мәчетендә узачак Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм кичәсен 20 сәгать 30 минутта турыдан-туры трансляцияли башлый.
Телевизион тапшыруны
ң сигналы күп кенә чит илләрне колачлаган “TRT” төрек каналына да тапшырыла. Аның программаларын исә җир шарындагы 300 млн. га якын кеше карый. Бу канал Төркия, Мисыр, Ирак, Македония кебек илләрдә уза торган Мәүлид бәйрәмнәреннән турыдан-туры тапшырулар алып барырга ниятли. Казанның Кол Шәриф мәчетендә үтәчәк бәйрәм чарасыннан  10 минутлык берничә  трансляция оештыру көтелә.
“TRT”
ның  сигналы җир шары буйлап киң җәелгәнлектән, “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы тамашачылары, башка илләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чараларның ничек узуы белән таныша алачак.
Исегезгә төшерәбез, Кол Шәриф мәчетендә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм чарасы 25 февральдә 20 сәгать 30 минутта башлана. Мәүлид кичәсендә Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның катнашуы көтелә. Бәйрәмдә шулай ук Корьән уку, мөнәҗәтләр җырлау да булачак.  Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов исә бәйрәм вәгазе белән чыгыш ясарга әзерләнә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.